«Шәп кызлар» бәйге-уен программасы (6+)
4
Март 2021
Пәнҗешәмбе
4 март көнне 10 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучыларын Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. Кызлар ике командага бүленде, ә малайлар җанатарлар булды. «Танып бел» бәйгесендә кызлар көндәлек тормыш, өй мәшәкатьләре белән бәйле сорауларга җавап бирде, ә «Кулинар ярышлар» бәйгесендә «тәмле табышмакларны» чишәргә, шулай ук төрле ризыкларны әзерләүдә артык продуктларны билгеләргә тиеш булдылар. «Зирәк Василиса» интеллектуаль бәйгесендә кызлар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтте. Җанатарларны да онытмадылар – алар өчен дә кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Командалар һәм аларның җанатарлары барлык бәйгеләрдә актив катнашты, һәм бәйрәм күңелле, онытылмас мизгелләргә бай булды. |